“Мин татарча сөйләшәм” акциясе.
Бу акция лицей күләмендә уздырылды. Акциягә барлык укучылар да теләп катнаштылар. 8 б сыйныф укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясен бик зур кызыксыну белән каршыладылар. Алар татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Бер – берсе белән төрле әңгәмәләр төзеделәр. Әдәби әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр.
11 б сыйныфы укучылары “ Сокровища озера Кабан» дигән фильм карады һәм фильм буенча әңгәмә төзеделәр, бер – берсенә сораулар бирделәр. Кызыксындырган сорауларын интернет челтәреннән эзләделәр, фикерләр алыштылар.
Акция укучыларда бик зур кызыксыну уятты. Алар тагын бер тапкыр татар халкының тарихы , бәйрәмнәре, йолалары белән таныштылар. Акция укучыларда татар телен өйрәнүгә зур этәргеч булды дип әйтәсе килә.