Главная » Файлы » Имтиханнар

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсияләр
09.09.2014, 08:30

  С 1

    Исәнме, Рамил. Сиңа дустың Саша хат яза. Синең  хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә хәзер сиңа җавап хаты язарга булдым.

   Син миннән ниләр эшлисең, хәлләрең ничек дип сорыйсың. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы билгеләренә генә укыйм. Дәресләрдән соң имтиханнарга әзерләнәм. Бүген татар теле дәресендә синең туган шәһәрең - Казан турында сөйләштек. Укытучы безгә “Казаным – башкалам” дигән презентация аша экскурсия уздырды.

   Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.Экскурсия  Кремльдән башланды. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.

    Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.

Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасын күрдек. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан.

Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеен  да карадык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык.

   Казан шәһәре миңа бик тә ошады.Бу дәрестән соң мине Казан шәһәрен бик тә күрәсем килде.

Рамил, син Казан турында тагын нәрсәләр сөйләр идең? Казан шәһәренә кайчан нигез салына? Анда тагын нинди истәлекле урыннар бар? Казанда нинди үзгәрешләр бара?

       Синнән хат көтеп калам. Сау бул!  Дустың Саша.

Бөгелмә шәһәре,11нчегыйнвар, 2013ел

С 2

Алмаз, без бүген татар теленнән имтихан тапшырабыз.
Олег, бүген волейбол буенча ярыш буламы?
Әнием, Татарстан Республикасының гимнын күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин язган.
Алло, исәнмесез! Әйтегезче, Илһам Шакиров концерты сәгать ничәдә башланачак?
Олег, әйдә, якшәмбе көнне тимераякта шуарга барыйк әле.

Категория: Имтиханнар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 653 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
avatar