Главная » Файлы » Имтиханнар

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсияләр
09.09.2014, 08:28

 

 

  С 1  Исәнме, кадерле дустым Айдар!

   Язган хатыңны алып укыдым. Рәхмәт. Айдар, хәлләрең ничек? Ничек яшисең? Авырмыйсыңмы? Сездә нинди яңалыклар бар?

  Мин исән-сау. Әйбәт укыйм. Бүген татар теле дәресендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре – дуслык турында сөйләшкән идек. Синең белән дә уртаклашасым килә. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр. Дуслык − уртак кызыксынулар, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. "Дуслык таулар күчерә",  ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала. Дуслыкның кадерен белеп яшәргә кирәк, шул вакытта синең дусларың гомерлек булыр.Мин үзем дуслыкның кадерен белгәнгә күрә, дусларым күп. Дусларымның барысы бик күңелле кешеләр, әмма иң якын  дустым –син, бу хатны укучы -  Айдар. Син гадел, яхшы, тәрбияле, намуслы, ярдәмчел. Андый дус булуга мин бик шат.

     Айдар, син дуслык кирәк дип саныйсыңмы? Синең тагын дусларың бармы? Сез дуслар белән бергә нишлисез?

   Ярый, дустым, сау бул. Хат яз. Иң изге теләкләр белән: Роман.

20 нче гыйнвар 2013 ел.

С 2

Артём, сиңа кайсы фәннәр ошый, ә кайсылары ошамый.
Олег, транспортта өлкән кешеләргә урын бирергә кирәк.
Тупаслылык һәм тәрбиясезлек кешеләрне бизәми.
Саша, әйдә, шимбә көнне дискотекага барыйк әле.
Елена Владимировна, без сыйныф бүлмәсен җыештырып бетердек.

 

Категория: Имтиханнар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 494 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar