Главная » Файлы » Имтиханнар

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсияләр
09.09.2014, 08:16

3 нче вариант

1 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1 – дөрес), какие не соответствуют ( 2 – дөрес түгел), и о чём в тексте не сказано (3 – текстка туры килми).

   Әхмәт көндез шәһәр бакчасына керде. Бераз йөрде дә чәчәк түтәлләре янындагы яшел эскәмиягә килеп утырды. Саф,  җылы һавада чәчәкләрнең хуш исләре аңкын тора. Әхмәт шул чәчәкләргә кызыгып утырды. Якын - тирәдә кешеләр юклыгын күргәч, ашыга-ашыга, дүрт чәчәк өзеп алды. Иң матурларын гына өздем дип шатланды.  Чәчәкләрне өйгә алып кайтты.

- Нинди матур чәчәкләр ! Берсе ак, икенчесе кызыл, өченчесе ал, ә дүртенчесе сары. Нинди матурлар! Рәхмәт,улым! Зур үс!  Кайдан алдың мондый матур чәчәкләрне? – дип сорады әнисе.

Әхмәт, мактанып :

- Мин табам инде. Чәчәкләрнең кайсысы матур икәнен миннән сорасыннар, -  диде.

- Улым,кайдан алдың?  Кем бирде соң бу чәчәкләрне?

- Бакчада түтәлдән өздем.

Ананың йөзе үзгәрде. Ачулы гаҗәпләнү белән :

-Бакчадан өздеңме ? – дип сорады.

-Өзсә, нәрсә булган? Нигә аңа гаҗәпләнәсәң? Мине бит беркем дә күрмәде, - дип, Әхмәт әнисен тынычландырырга тырышты. Чәчәкләр ананың  кулыннан идәнгә төштеләр. Әнисе бераз сүзсез торды да чәчәкләрне, идәннән алып, Әхмәткә сузды.

-Мә, ал. Бу миңа бүләк түгел, бу миңа хәсрәт. Яхшы бала әнисенә хәсрәт китерми. Мә, кайдан  алгансың , шунда илтеп куй, - диде дә икенче бүлмәгә кереп китте.

    Әхмәт кулындагы чәчәкләргә уйчан караш белән карап торды. Шулай уйланып  торганнан соң, чәчәкләрне газетага төрәп , бакчага китте.

А7. Әхмәт көндез шәһәр бакчасында йөрде дә чәчәк түтәлләре янындагы яшел эскәмиягә килеп утырды.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми  

А8.  Берсе ак, икәнчесе зәңгәр, өченчесе ал, ә дүртенчесе сары.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А9.  Әхмәтнең әнисе мәктәптә эшли.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А10. Чәчәкләрне өйгә алып кайтмады.

1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А)11. Яхшы бала әнисенә шатлык китерә.

текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

В3.

Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками  1-6 и текстами А – Д. Запишите свои ответы  в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Арысланның көндезге тормышы  2. Гаилә белән ауга чыгу  3. Әсәрләрен башкару

4.  Арысланның уңай сыйфатлары  5. Арысланның көченә каршы тору  6. Төнге хөҗүм

7. Җәнлекләр патшасының тышкы кыяфәте

А     Арысланны җәнлекләр патшасы дип атыйлар. Аның горур сынында куркусызлык, тынычлык күренеп тора. Зур күзләренең карашы чын патшаларча, гәүдәсе ихтирам уята, хәрәкәтләрендә үз-үзенә һәм җиңүгә ышану. Башы аның шактый зур, озын һәм куе ялы бар, йоны куе һәм кыска, озын койрыгы очында чугы бар.

Ә   Көндез җәнлекләр патшасы үзен бик тыныч тота. Оясында йоклый, ял итә яки тау башына менеп баса да тирә-якны күзәтә. Бу вакытта ул куркыныч түгел. Кайвакыт кешеләр һәм җәнлекләр аның яныннан үтеп китәләр. Ә менә төннәрен инде эш бөтенләй башкача...

Б   Төн җитә. Барысы да тирән йокыга китә. Кинәт куркыныч тавыш ишетелә. Сарайдагы хайваннар хәрәкәткә килә, сарык һәм кәҗәләр йөгерешә, сыерлар бер почмакка җыелалар. Барысы да курка. Этләр качып бетә. Менә арыслан койма янында. Ул бер сикерүдә койма аша үтә, куркып калган хайваннарга карый һәм үзенең корбанын сайлый. Аның хөҗүме әнә шундай.  

В  Гадәттә, ул ауга үзе генә чыга, кайвакыт гаилә белән дә чыгалар. Ауның планын яхшылап уйлыйлар. Әйтик, зебралар көтүе йөри. Алар каршысына арыслан балалары йөгереп чыга. Зебралар алардан курыкмый. Шул вакытта көтүгә ата һәм ана арыслан якынлаша.  Ата арыслан үләннәр аша сикерә һәм бер зебраны эләктереп ала. 

Г  Билгеле, дөньяда һәр көчкә каршы торырлык көч була. Арыслан өчен иң куркыныч җәнлек – озын мөгезле буйвол. Әгәр арыслан буйволга каршы көрәшә башласа, бу көрәшнең кем файдасына бетүе билгеле түгел. Әлбәттә, кайвакыт арыслан җиңә, ләкин еш кына буйвол да аны мөгезенә күтәреп ала һәм җиргә китереп кыса. Буйвол аны таптый, туп кебек һавага чөя.   

Д   Җәнлекләр патшасы ана арысланга һәрвакыт тугрылыклы, балаларын бик ярата. Хәтта аны “кешелекле” җәнлек дип әйтергә мөмкин, чөнки ул үзенә кирәгенчә генә аулый. Башка җәнлекләр кебек кирәгеннән артык үтерми. Батырлыгы турында әйттик инде.

   Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Исемнәр

 

 

 

 

 

 

 

2 нче бүлек

Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 – В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует  отдельному заданию.

В4

Без дусларыбызга һәрвакыт бүләкләр  …………  .

БИРЕРГӘ

В5

 ……………….. кыйммәте аның бәясендә түгел.

БҮЛӘК

В6

.......................... – кешеләр арасында иң матур мөнәсәбәт.

ДУС

В7

Дуслар  …………. булса да кирәк, кайгы килсә дә кирәк.

ШАТ

В8

Дусларың   ……………… булсын.

ЯРДӘМ

3 нче бүлек

      С1.  Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

 

... Безнең якның табигате бик матур. Безнең җиребез аша зур елгалар ага. Урманнарыбызда төрле агачлар үсә. Ә җиләк-җимеш, гөмбә күпме урманда!

... Ә синең туган ягың нинди? ... Ул нәрсәләргә бай?...  Туган якның гүзәллеген саклыйсызмы?  

 

С2.  Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1.Сообщите другу(подруге) о том,что сегодня после уроков вы идете в бассейн.

2.Спросите у друга(подруги),будет ли у вас сегодня урок литературы.

3.Как скажете маме о том,что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4.Допустим,вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите,во сколько начинается представление.

5. Предложите другу(подруге)пойти в воскресенье в кино.

 

Категория: Имтиханнар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 484 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar