Главная » Файлы » Имтиханнар

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсияләр
09.09.2014, 08:14

2 нче вариант

1 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1 – дөрес), какие не соответствуют ( 2 – дөрес түгел), и о чём в тексте не сказано (3 – текстка туры килми).

       Мин кичә бик яхшы ял иттем,чөнки без гаиләбез белән циркка бардык! Цирк, цирк инде ул, диярсез.Юк икән шул!Минем мондый яхшы тамашаны күптән күргәнем юк иде. Андагы матурлык! Мин кул чаба-чаба арып беттем.

      Клоуннары да клоуннары!... Сәхнәдә үзләре генә уйнамыйлар, уенга тамашачыларны да чакыралар. Шаяртулары да бик күңелле, урынлы.

      "Сәхнә остасы" дигән исемне маймыл Гришага бирдек.Ул үзе бии, гримасалар ясый,барабанда уйный, акробат булып кылана. Безнең белән бергәләп кул чаба, туктагач, тагы кул чабыгыз дип күрсәтә.

       Онытылмаслык тамаша булды, без рәхәтләнеп күңел  ачтык.

А7. Без гаиләбез белән бүген циркка бардык.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми  

А8.  Мин кул чаба-чаба арыдым.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А9.  Анда шундый матур!

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А10. Әтием күптән түгел циркта эшли башлады.

1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А)11. "Сәхнә остасы" дигән исемне аю баласы Гришага бирдек

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

В3  1. Актырнакның сәләтләре.                                5. Бик кызык эт ул.

        2. Актырнакның матурлыгы                              6. Актырнак- яхшы сакчы.

        3. Ул- бик җитез эт.                                             7. Этләр кешеләрне яратмый.

        4. Актырнак сөт,аш,ботка ярата.

А Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде.

Ә Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә.

Б    Мин аны һәркөн урамга алып чыгам. Үзе бәләкәй генә булса да, ул бик җитез, тиз йөгерә. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз.

 В Актырнак юынырга бик ярата. Ул тәмле итеп сөяк белән аш ашый. Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята.

Г  Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.

Д Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышына үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайнардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

 

Текстлар

      А

      Ә

      Б

      В

       Г

       Д

Исемнәр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 нче бүлек

Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 – В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует  отдельному заданию.

 

В4

Салкын көннәрдә агачлар бәс белән ......

капланырга

 

 

 

 

В5

 

Кышның салкыннарыннан соң мин ....   сагынып көтеп алам.

яз

В6

Кешеләр ....              эшләргә керешерләр.

яз

В7

Мин каен ......          җыярга яратам.

җиләк

В8

Яшелчәләрне .....          җиңел эш түгел икән.

җыя

3 нче бүлек

      С1.  Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

 

... Безнең якның табигате бик матур. Безнең җиребез аша зур елгалар ага. Урманнарыбызда төрле агачлар үсә. Ә җиләк-җимеш, гөмбә күпме урманда!

... Ә синең туган ягың нинди? ... Ул нәрсәләргә бай?...  Туган якның гүзәллеген саклыйсызмы?  

 

С2.  Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

            1 Спросите у друга(подруги),какие предметы ему нравятся, а какие не нравятся.

            2.Посоветуйте другу(подруге)уступать место в транспорте старшим. 

           3.Как скажете  о том,что грубость и невоспитанность не украшают людей.        

           4.Предложите другу(подруге) вместе сходить на дискотеку в субботу.

           5. Доложите классному рукводителю об окончании уборки в классе.

 

Категория: Имтиханнар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 701 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar