Главная » Файлы » Имтиханнар

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсияләр
09.09.2014, 08:12

1 нче вариант

1 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1 – дөрес), какие не соответствуют ( 2 – дөрес түгел), и о чём в тексте не сказано (3 – текстка туры килми).

      Без авылда яшибез. Авылыбыз Агыйдел буенда урнашкан. Авылда ике меңнән артык кеше яши. Авылыбыз зур, матур, төзек. Без авылның уртасында яшибез. Безнең урам Тукай урамы дип атала.  Без таш йортта торабыз. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчабыз бар.

     Гаиләбез бик зур һәм тату. Бабай күп еллар колхозда эшләгән, хәзер пенсиядә. Аның исеме – Галимҗан.  Бабаебыз – сугыш һәм хезмәт ветераны. Бабайга 75 яшь. Бабайның гармуны бар. Ул гармунда бик яхшы уйный.

     Әбиебезнең исеме – Гөлбикә. Аңа 72 яшь. Әби дә колхозда эшләгән. Ул умартачы булган. Әбием тәмле ризыклар пешерергә бик оста. Ул коймак, пәрәмәч, өчпочмак, чәкчәк пешерә.

     Бабай белән әбинең җиде баласы бар. Алар барысы да исән-саулар. Кызлары авылда яши, ә уллары Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.  Әби белән бабайның унбиш оныгы бар.

     Әниебезнең исеме – Гөлсинә. Ул – әби белән бабайның иң кечкенә кызы. Әни хисапчы булып эшли.  Әтиебезнең исеме – Камил. Ул агроном булып эшли.

      Гаиләдә без ике бала: мин һәм абыем. Минем исемем – Әлфия. Абыемның исеме – Илдар. Ул Казан университетында укый.

     Гиаләбез бик тату. Без әти-әнигә, әби белән бабайга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз.           

А7. Әлфия шәһәрдә яши.

1)текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми  

А8.  Әлфиянең гаиләсе авыл үзәгендә яши.

текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А9.  Казан зур, матур, төзек.

текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А10. Әлфиянең бабасы сугышта катнашкан.

1) текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

А)11. Әлфиянең әбисе сатучы булган.

текстка туры килә     2) текстка туры килми    3) текстта әйтелми

В3.

Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками  1-6 и текстами А – Д. Запишите свои ответы  в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Арысланның көндезге тормышы  2. Гаилә белән ауга чыгу  3. Әсәрләрен башкару

4.  Арысланның уңай сыйфатлары  5. Арысланның көченә каршы тору  6. Төнге хөҗүм

7. Җәнлекләр патшасының тышкы кыяфәте

А     Арысланны җәнлекләр патшасы дип атыйлар. Аның горур сынында куркусызлык, тынычлык күренеп тора. Зур күзләренең карашы чын патшаларча, гәүдәсе ихтирам уята, хәрәкәтләрендә үз-үзенә һәм җиңүгә ышану. Башы аның шактый зур, озын һәм куе ялы бар, йоны куе һәм кыска, озын койрыгы очында чугы бар.

Ә   Көндез җәнлекләр патшасы үзен бик тыныч тота. Оясында йоклый, ял итә яки тау башына менеп баса да тирә-якны күзәтә. Бу вакытта ул куркыныч түгел. Кайвакыт кешеләр һәм җәнлекләр аның яныннан үтеп китәләр. Ә менә төннәрен инде эш бөтенләй башкача...

Б   Төн җитә. Барысы да тирән йокыга китә. Кинәт куркыныч тавыш ишетелә. Сарайдагы хайваннар хәрәкәткә килә, сарык һәм кәҗәләр йөгерешә, сыерлар бер почмакка җыелалар. Барысы да курка. Этләр качып бетә. Менә арыслан койма янында. Ул бер сикерүдә койма аша үтә, куркып калган хайваннарга карый һәм үзенең корбанын сайлый. Аның хөҗүме әнә шундай.  

В  Гадәттә, ул ауга үзе генә чыга, кайвакыт гаилә белән дә чыгалар. Ауның планын яхшылап уйлыйлар. Әйтик, зебралар көтүе йөри. Алар каршысына арыслан балалары йөгереп чыга. Зебралар алардан курыкмый. Шул вакытта көтүгә ата һәм ана арыслан якынлаша.  Ата арыслан үләннәр аша сикерә һәм бер зебраны эләктереп ала. 

Г  Билгеле, дөньяда һәр көчкә каршы торырлык көч була. Арыслан өчен иң куркыныч җәнлек – озын мөгезле буйвол. Әгәр арыслан буйволга каршы көрәшә башласа, бу көрәшнең кем файдасына бетүе билгеле түгел. Әлбәттә, кайвакыт арыслан җиңә, ләкин еш кына буйвол да аны мөгезенә күтәреп ала һәм җиргә китереп кыса. Буйвол аны таптый, туп кебек һавага чөя.   

Д   Җәнлекләр патшасы ана арысланга һәрвакыт тугрылыклы, балаларын бик ярата. Хәтта аны “кешелекле” җәнлек дип әйтергә мөмкин, чөнки ул үзенә кирәгенчә генә аулый. Башка җәнлекләр кебек кирәгеннән артык үтерми. Батырлыгы турында әйттик инде.

   Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Исемнәр

 

 

 

 

 

 

 

2 нче бүлек

Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 – В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует  отдельному заданию.

В4

Без дусларыбызга һәрвакыт бүләкләр  …………  .

БИРЕРГӘ

В5

 ……………….. кыйммәте аның бәясендә түгел.

БҮЛӘК

В6

.......................... – кешеләр арасында иң матур мөнәсәбәт.

ДУС

В7

Дуслар  …………. булса да кирәк, кайгы килсә дә кирәк.

ШАТ

В8

Дусларың   ……………… булсын.

ЯРДӘМ

3 нче бүлек

      С1.  Сез татар дустыгыздан  хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

 

... Безнең якның табигате бик матур. Безнең җиребез аша зур елгалар ага. Урманнарыбызда төрле агачлар үсә. Ә җиләк-җимеш, гөмбә күпме урманда!

... Ә синең туган ягың нинди? ... Ул нәрсәләргә бай?...  Туган якның гүзәллеген саклыйсызмы?  

 

С2.  Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1.Сообщите другу(подруге) о том,что сегодня после уроков вы идете в бассейн.

2.Спросите у друга(подруги),будет ли у вас сегодня урок литературы.

3.Как скажете маме о том,что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4.Допустим,вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите,во сколько начинается представление.

5. Предложите другу(подруге)пойти в воскресенье в кино.

 

Категория: Имтиханнар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 432 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar