Шафеева Диляра Абдулхановна

Казан шәһәре Вахитов районы "5 лицей"  ГБМБУ - нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

         Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның логик фикерләвен һәм иҗади сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим.

         Максатым – укыту-тәрбия эшендә куелган проблемаларны уңай хәл итү, уңышка ирешү, укучыны уйларга, фикер йөртергә, уйлаганын әйтергә өйрәтү.

Максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

1. Логик фикерләү, хәтер, иҗади сәләт турында әдәбият тупларга, аны өйрәнергә.

2. Логик эзлеклелектә файдаланыла торган метод-алымнардан файдаланырга.

3. Дәресләрдә укучыларның сәләтләрен искә алырга, укучыларга иҗади яктан якын килергә.

 Эшем берничә этаптан тора.

1 нче этап -  логик фикерләү, хәтер, иҗади сәләт турында әдәбият туплау, аны өйрәнү;

2 нче этап - татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә логик эзлеклелектә файдаланыла торган метод – алымнардан файдалану;

3 нче этап – дәресләрне тематик планлаштырган вакытта логик яктан бәйләп төзү;

4 нче этап – дәресләрдә укучыларның сәләтләрен искә алу, укучыларга иҗади яктан якын килү.

         Дәресләремдә логик фикерләү  аркылы укучыларның татар теле өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтү һәм татар телен өйрәтү аша укучыларның логик фикерләвен максат итеп алам. Чөнки логик фикерләү хәтерне яхшырта. Хәтерне яхшыртуның иң төп кагыйдәләренең берсе-кабатлау. Күп тапкырлар кабатланган бер үк мәгълүмат яхшырак хәтердә кала. Дәресләр  Игорь Львович Литвиновның бала шәхесен иҗади үстерүгә юнәлтелгән, уку материалын күп тапкырлар кабатлауга ягъни “Интенсив укыту”га нигезләнгән технология буенча үткәрелә.

Төп фикерне аерып күрсәтү, таблица, схемалардан файдалану, интерактив такталар куллану истә калдыруда нык ярдәм итә.

         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин укыту – тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр белән беррәттән, мәгърифәтчеләребез, энциклопедист галимнәр Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйриларның хезмәтләрен дә файдаланам.

Милли сыйныфларда татар әдәбиятын укытуны А.Яхинның авторлык программасына нигезләнгән дәреслекләр белән алып барам. Бу дәреслекләр һәм укыту программасы укучыларның логик фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерүне күздә тотып төзелгән. Әдәби әсәргә бәя бирүнең 5 төрле ысулы әнә шуны күздә тота:

1.                Әсәрне өлешләргә таркату.

2.                Каршылык табу.

3.                Кабатлау.

4.                Сыйфат дәрәҗәсе.

5.                Мәгънә табу.

Шушындый логик эзлеклелектә эшләү укучыны әсәргә анализ ясарга өйрәтә, фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерә.

Дәресләрне югарыда әйтелгән технологияләр белән үткәрү уңышлы  нәтиҗәләргә китерде.

Укыту заман таләпләренә туры килсен өчен, яңа педагогик технологияләр куллану зарури. Белем бирү эшчәнлеге укучының үзүсешенә юнәлгән булырга тиеш. Шунлыктан мин системалы һәм максатчан рәвештә белем бирү эчтәлеген яңарту өстендә эшлим. Бу традицион программага үзгәрешләр кертүдә, заманча технологияләр куллануда чагылыш таба.

         Уку – укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, дәресләремдә мәгълүмати – коммуникатив технологияләр дә кулланам. Нәтиҗәдә, пассив укучыларда да дәрескә кызыксыну уяна, телне өйрәнүгә теләк арта. Алар белем алу эшендә гади тыңлаучылар гына түгел, ә актив катнашучылар булырга омтылалар. Мондый дәресләрдә укучының тема буенча алдагы эшләргә кызыксынуы арта, танып – белү эшчәнлеге үсә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү дәверендә техник һәм дидактик чаралардан файдалану мәсьәләсендә шактый бай тәҗрибә тупладым.

         Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддинов әйткәнчә, “...бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була”. Шуны истә тотып, мин дәресләремне сыйныфтан тыш эшләр белән үреп алып барырга тырышам. Программа буенча өйрәнелгән темалар сыйныфтан тыш эшләр белән дәвам ителә. Сыйныфтан тыш эшләрне әзерләгәндә мин укучыларның иҗади сәләтен һәм логик фикерләвен үстерүгә, тәрбияви, гамәли, гомуми белем бирү мәсьәләләрен чишүгә игътибар итәм. Аларның формасы һәм ысулы әхлакый тәрбиягә, милли үзаң үсешенә юнәлдерелгән. Әлеге чараларда укучыларның белемнәрен гамәли куллануга, туган телгә һәм әдәбиятка, милли мәдәнияткә мәхәббәт уятуга омтылам. Бу эш алымы өйрәнелгән материалны гомумиләштерә, тулыландыра, укучыларның телне өйрәнү нәтиҗәсен күрсәтә һәм күнекмәләргә әйләндерергә ярдәм итә. Инде берничә ел рәттән укучыларым район театр бәйгесендә катнашып киләләр, призлы урыннар алалар, үз рольләрен шактый җиңел өйрәнәләр; шигырь бәйгеләрендә катнашалар. Сәләтле балалар белән эшләү программасын тормышка ашыру йөзеннән олимпиадага, имтиханга системалы рәвештә әзерләнү эшләре алып барам.

Куйган максатларга, уңышларга ирешү, укытучыдан тирән теоритик белем һәм методик осталык сорый. Укытучы эш дәверендә төрле педагогик технологияләр, дәрес формалары, метод-алымнарны үзләштерә. Алар барысы да гомуми бер идеягә – тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән булырга тиеш, дип исәплим.