Главная » Статьи » Минем хезмәтләрем - вакытлы матбугатта

Сәйдәш – моң тургае, татар моңнарының Тукае.

  Максат. Укучыларда Салих Сәйдәшев иҗатына карата кызыксыну уяту, эстетик тәрбия бирү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Зал интерактив такта, укучылар тарафыннан чыгарылган стена гәҗитләре, С.Сәйдәшевнең портреты, плакатлар белән бизәлгән. Кичә барышында аудио һәм видео язмалардан С.Сәйдәшевнең “Совет Армиясе маршы”, “Шәрык вальсы”, “Әдрән диңгез”, “Өмә җыры”, З.Яруллинның “Тукай маршы”, “Сүнгән йолдызлар” әсәренә увертюра һәм башка әсәрләре яңгырый.

Кичә барышы.

Аудио язмада “Кызыл Армия маршы” яңгырый. Сәхнәгә 2 алып баручы чыга, пәрдә ябык.

1 нче алып баручы. Польшаны Шопен моңнары, Германияне Бах органының югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән яңгыраган тавышы, ә Татарстанны Сәйдәшнең “Совет Армиясе маршы” дөньяга танытты. Бу марш кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, киләчәккә омтылдыра, бу – илаһи рухлы музыка. Татар музыкасының көчен, биеклеген күрсәтү өчен һәм Сәйдәшнең исемен мәңгеләштерү өчен  менә шушы марш та җиткән булыр иде.

(“Совет Армиясе маршы” дәвам итә).

2 нче алып баручы.  Кадерле кунаклар! Без бүген халкыбызның мәшһүр улы, иң яраткан композиторы, татар халкының тыйнаклыгын, күңел байлыгын, моңын һәм рухының бөеклеген үзендә туплаган шәхес – Салих Сәйдәшевне искә алу кичәсенә җыйналдык.

          ( Талгын музыка астында залга 4 укучы күтәрелә).

1 нче укучы.

Безнең сүзебез бүген халкыбызның

Талантлы бер улы турында.

Шәхси тормышта һәм иҗатта да

Гыйбрәт булыр язмыш турында.

Ул – Сәйдәшев, Җамалетдин улы

Салих булыр. Егет солтаны.

Еллар үткәч, шушы гади исем

Дөнья гизәр, булыр ил даны.

2 нче укучы.

Әтисе аның Җамалетдин ага

Дөбьяз ягы Өбрә авылыннан.

Ә әнисе – чибәр Мәхүпҗамал,

 

Казан кызы, Идел ярыннан.

Ләкин язмыш бала булганчы ук

Сынауларны  аңа әзерли.

Тумас борын ярым ятим кала –

Нарасыйны шулай җәберли.

3 нче укучы.

Ятимлекне кемнәр татымаган

Гаиләдәме, дәүләтендәме?..

Ярдәмне бик күрмәсә дә ятим

Күп күрә ул өйрәтүләрне.

(Моңсу музыка яңгырый, талгын музыка астында).

...Сабый вакытлары тиз үтә дә

Ә аннан соң нишләр бу бала?
Ярым ятим бала үстергәндә,

Нинди уйлар уйламый ана?!

4 нче укучы.

Төрле яктан төрле киңәш ява,

Мәхүпҗамал килен, нык уйла!

“Улымны син кеше итим, дисәң,

Йә сәүдәгәр булсын, йә мулла”.

Туган – кардәш әйтмәс начарлыкка,

Киңәшләре дөрес тә микән?

Ә җизнәсе тагын ни дияр бит-

Җизнәсе бит укыган кеше!

1 нче алып баручы.

Әйтте Шиһап: “Син анасы аның,

Ни теләвең, әлбәт, синең эш.

Мондый чакта хәтта Ана да әүвәл

Бала күңелен тыңларга тиеш”.

(Гармун тавышы ишетелә).

2 нче алып баручы.   Ә баланың күңеле исә башкада була. Ташаяк базарына баргач, ул бер останың гармун уйнаганын ишетеп кайта. Җиде яшьлек малай шушы көннән башлап гармун белән җенләнә башлый, төшләрендә гармун белән саташа. Теләге тормышка ашмагач, Салих авырып урын өстенә ята.

Сезнең игътибарыгызга Мәгъсум Латыйфуллинның “ Сәйдәшнең балачагы” дигән әсәреннән өзек тәкъдим ителә.

(Пәрдә ачыла.Салих урын өстендә. Идән уртасында бер кыз бала курчак белән уйный. Ишектән Насретдин абзый керә, кулында кечкенә гармун).

Кыз.  Әти, әткәем, нәмәкәй ул? Нәрсә ул, я тотып карыйм әле?!

Насретдин.  Акрынрак, кызым, Салихны уята күрмә, хәле авыр бит.

Кыз.  Карыйм инде, ә!

Насретдин. Гармун бу, кызым. Тик төймәләренә баса күрмә, ватарсың!

(Салих уянып, каты итеп йөткерә башлый, күзләреннән яшь ага. Насретдин аның янына килеп, башыннан сыйпый). Салихҗан, улым! Менә сиңа гармун алып кайттым. Нәзеремне үтәдем, алам дип ышандырган идем бит. Ә хәзер, аллага шөкер, иншалла, терелерсең.

Салих.  Рәхмәт, җизни. (Елый, куллары белән гармунны кочаклый, сыйпый). Рәхмәт, җизни! Рәхмәт, сиңа.

Насретдин.(Сәхнәгә карап).Терелә генә күрсен балакай, шул гармун дип саташты бит инде. (Маңгаен сөртә). Уфф-ф! (Сәхнәдән чыга).

1 нче алып баручы.  Әйе, моның чыннан да савабы була, бала күзгә күренеп савыга башлый. Гармунның төймәләренә басып карап, матур тавышларны тыңлый.  Аның йөрәге  ял итә, күңеле хушлана. Нәни бармаклары белән кирәкле аһәңнәрне, тавышларны табарга һәм өздереп гармунда уйнарга өйрәнә.

(Сәхнә артында бер укучының тальян гармунда уйнаганы ишетелә).

2 нче алып баручы.Күренекле татар әдибе Әмирхан Еники үзенең “Гөләндәм туташ хатирәсе” исемле повестенда Салих Сәйдәшевнең тәүге

 

мәхәббәтен, яшьлек елларын сурәтли. Гөләндәм туташка Салих күңеленең иң нечкә хисләрен аңлата, хатирәләре белән бүлешә.

( “ Гөләндәм туташ хатирләре”ннән өзек).

( З.Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый. Пианино янында Салих һәм Гөләндәм басып тора).

Салих. Бәгырь! Бу Заһидулла Яруллин тарафыннан язылган “Тукай маршы” Мар-ш! Аңлыйсызмы, марш!

Гөләндәм. Беләм, ишеткәнем бар. Ул сезнең оркестрда уйнаган түгелме соң?

Салих. Әйе,баштарак уйнады. Аны “Сәйәр”нең беренче музыканты дияргә була. Г.Тукай, Габдулла абзый Кариевлар белән якыннан аралашкан кеше ул. Аннары мине дә бит рояль телләренә басарга башлап Заһидулла абый өйрәтте. Минем беренче хәлфәм!

Гөләндәм. Шулаймыни? Бу миңа бик кызык. Сөйләгезче, зинһар, Салих абый!

Салих. Сөйләсәм озакка китмәс микән? (Маңгаен ышкый). Кыскасы, болай булды. Малай чактан ук минем бармакларым тик тормый иде. Шуннан миңа кечкенә гармун алып бирделәр, ә мин аны җиңел генә тарткаларга өйрәндем. Ә безнең җизни, безнең җизнине беләсезме  икән? Минем җизнәм- Шиһап Әхмеров. Менә аның янына гел шагыйрьләр, әдипләр килеп йөриләр иде. Шул исәптән Заһидулла абый Яруллин да еш була иде.Аның тәкъдиме буенча миңа җизни рояль сатып алды. Һәм Заһидулла абый, бер изге эшкә керешкәндәй, бисмилласын әйтеп, мине рояльнең ак-кара телләренә басарга өйрәтте.

Гөләндәм. Ә сез Тукайның үзен күрдегезме?

Салих. Күрдем, бәгырь, күрдем.

Гөләндәм. Кайчан? Кайда? Әйтегез әле, нинди кеше иде ул?

Салих. Бик зур кеше иде, бәгырь.

Гөләндәм. Сезгә аның белән сөйләшергә туры килдеме?

Салих. Мин бер нәрсәне ачык хәтерлим, Гөләндәм. Көннәрдән бер көнне миңа,  ниһаять, аның алдында уйнарга туры килде. Билгеле, мин Заһидулла абыйның бик нык кыставы аркасында гына уйнадым, үзем җөрьәт итә алмаган булыр идем. Чөнки бу махсус Тукай өчен,  ул ишетсен өчен уйнау иде....Габдулла абый шылт та итмичә мине тыңлап утырды. Ул бик сырхау иде ул вакытта.

Гөләндәм. Ул соңыннан сезгә берәр сүз әйткәндер бит.

Салих. Ишетмәдем, бәгырь, ишетмәдем! Уйнап бетергәч, мин торып чыгып киттем, качтым тизрәк! Тик соңыннан Заһидулла абый миңа әйтте: “Бел, Салих, син Тукайның фатихасын алган кеше”, - диде. Гаҗәп зур йөк бу минем өчен, әгәр белсәң. Әйдә, бәгырь, сүз бозау имезер, ди. Эшкә күчик, булмаса. Әйдә, утыр.

( Пәрдә төшә, “Шәрык биюе” яңгырый).

1 нче укучы.

Татар халкын кәмит – тамашасыз

Күз алдына китерү -  кыен хәл.

Сәйдәш дөньясын белим дисәң,

Татарны син аңла иң әүвәл.

Егерменче еллар театрын

Күз алдына китерә алмыйсың

Сәйдәшсез син. Сәйдәш – театрны,

Ә театр аңа үрләткән.

2 нче укучы.

“Казан сөлгеләре”н билгә урап,

Кулга “Зәңгәр шәл”ләрне тотып,

Йөри муза “ Кандыр буйлары”нда,

“Сүнгән йолдызлар”ны яктыртып.

Камал театры – Сәйдәш өчен

Туган йорт күк газиз бер урын.

Ул – аңа түккән күңеленең нуры,

Ул – аңа түккән күңеленең моңы.

1 нче алып баручы. Сезнең игътибарыгызга “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек тәкъдим итәбез.

( “Сүнгән йолдызлар” әсәреннән увертюра яңгырый. Пәрдә ачыла. Сәхнәдә бер төркем егетләр. Кызлар бии, ә кулларында каз канатлары. Почмакта посып Надир утыра).

1 нче егет.  Мәхдүм дә килгән икән? Син ничек монда килергә булдың? Ясин укыргамы әллә?

(Кычкырып көлү).

Надир. Юк, син наданны күрергә килдем.

2нче егет. Тешли ул безнең мәхдүм.

1нче егет.  Мулла халкында теш тә булмаса, ул нигә ярый. Бөтен авылның казларын ашап бетерер өчен кирәк бит ул аларга.

( Гомуми көлү).

Надир.  Ә син, егет, телеңә салынма. Бездә дә бар ул, менә ул.

( Телен чыгарып күрсәтә. Гомуми көлү. Сәрвәр уңайсызлана).

1 нче егет.  Коръән укый - укый үскәнме, әллә бәлеш ашапмы?

(Көлү).

Надир.Син, егет, минем белән сынашып карарга уйлыйсың, ахры. Әйдә, көчеңне сынап кара (жилетын сала). Сугышасың киләме? Көрәшәсеңме? Әйдә...

Егетләр. Әйдә, әйдә, Гайфулла, курыкма.

1 нче егет.  Кибәнең ишелүдән куркам, мәхдүм.

Надир. Нәрсә? Нинди кибән?! ( Калтырана башлый).

1 нче егет.  Җилкәңдәге...

 (Көлү).

Надир.  Их, син бозау... (егетне кысып алып, астына салып, тезе белән баса. Калганнар аптырашта). Син нигә минем бөкремнән көләсең?! Ул сиңа

 

 

унайсызламый бит! Нигә көләсең? Икенче авыз ачасы булсаң, бугазыңны өзәрмен! Рәнҗетмәгез мине!

2 нче егет.  Сез муллаларны рәнҗетерсең!

Надир. Мин мулла түгел! Менә мин сезнең шикелле булыр өчен монда килдем. Минем сезнең шикелле үк буласым килә. Аңлыйсызмы, сезнең шикелле үк!

2 нче егет. Безнең шикелле булыр өчен бөкреңне юнасы бар әле.( Егетләр көлә).

Надир. Көлмәгез миннән, көлмәгез! Юкса мин сезне...(Пәке чыгара).

Егетләр. Ярамый, ярамый, мәхдүм!

Сәрвәр. (Надирның кулыннан тотып). Мәхдүм, сансызланмагыз,

мәҗлеснең ямен җибәрмәгез. Егетләр, ул-минем кунагым. Аны

рәнҗетерлек бер генә сүз әйтсәгез дә бәхил түгел.

Надир. Рәхмәт, Сәрвәр туташ. Сез мине аңладыгыз. Зинһар, сез мине

үз арагыздан кумагыз. Мин монда почмакта гына утырырмын. Сез уйнагыз,

көлегез, миңа карамагыз... Сез әйтмәсәгез дә, бөкрелегемне, шайтанга ошаган кыяфәтемне беләм бит. Менә, кызлар, сезгә бүләк. Ә каз канаты миңа кирәк түгел.  (Почмакка утыра).

Кызлар. Бүләгең өчен рәхмәт, мәхдүм. Бигрәк күп алгансың.

1 нче егет. Мәхдүм, без инде надан, тупас кешеләр. Рәнҗемә. Әйдә,безнең белән уйна! ( Егетләр  төркемендә “Уйнасын, уйнасын!”- дигән тавышлар ишетелә).

2 нче егет. (Гармун уйный башлый). Мәхдүм, бас әле булмаса. Намаз укыган аяк сыгылучан була ул.(Мәхдүм бии башлый. Пәрдә).

1нче укучы. Халыкларның җаны ул- җыр, диләр,

                Җыр диләр дә бездә –моң, диләр.

                Телгәләнсә, киссә бәгырьләрне,

                Татар җыры инде шул, диләр.

(“Әдрән диңгез” җыры башкарыла).

 

1нче укучы.  Сәйдәш иҗатыннан эзләсәң дә,

              Табалмассың көйләр беркөнлек.

              Халык рухы кебек сәламәт ул,

Юк аларда шыңшу, мескенлек!

 (“Өмә җыры”  һәм “Күзләр” пьесасыннан “Хуш, авылым” җырлары башкарыла).

1 нче алып баручы.  Яшәү тантанасын, тормыш дәртен,

Күңелләрнең җилкенүләрен;

Әйтә, раслый, һәрбер аккордында

Фани дөньяларның бар ямен.

( 1 укучы курайда яки пионинода уйный).

2 нче алып баручы. Сәйдәш калды халык йөрәгендә

Күңеленә кунган нур булып,

Якты хәтер булып, ләйсән булып,

Чәчәк булып, моңлы җыр булып.

1 нче алып баручы. Әйе, бөек Сәйдәш, моңлы Сәйдәш

Элеккечә безнең арада.

Халкы өчен яшәгәнгә күрә

Мәңге исән булып калалган.

( Интерактив тактада Сәйдәшкә багышланган слайдлар күрсәтелә).

2 нче алып баручы. Ялгышларны була, мәнсезлекне;

Тууларны булмый кабатлап!

Давылларны булмый кабатлап!

Сәйдәшләрне булмый кабатлап!   (Моңсу музыка яңгырый).

 

 

Категория: Минем хезмәтләрем - вакытлы матбугатта | Добавил: Dilyara (08.09.2014)
Просмотров: 722 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar