Главная » 2015 » Апрель » 16 » "Мин татарча сөйләшәм" акциясе
22:14
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе.

Бу акция лицей күләмендә уздырылды. Акциягә барлык укучылар да теләп катнаштылар. 8 б сыйныф  укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясен бик зур кызыксыну белән каршыладылар. Алар татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Бер – берсе белән төрле әңгәмәләр төзеделәр. Әдәби әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр.

11 б сыйныфы укучылары “ Сокровища озера Кабан» дигән фильм карады һәм  фильм буенча әңгәмә төзеделәр, бер – берсенә сораулар бирделәр. Кызыксындырган сорауларын интернет челтәреннән эзләделәр, фикерләр алыштылар.

Акция укучыларда бик зур кызыксыну уятты. Алар тагын бер тапкыр татар халкының тарихы , бәйрәмнәре, йолалары белән таныштылар. Акция укучыларда татар телен өйрәнүгә зур этәргеч булды дип әйтәсе килә.

 

Просмотров: 534 | Добавил: Dilyara | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar