Главная » Файлы » Сыйныфтан тыш чаралар

Театр дөньясында
08.09.2014, 01:24

Театр дөньясында

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы белән очрашу кичәсе.

Максат:

1) Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы белән очрашып, аларның  иҗатына күзәтү ясау;

2) Гаҗәеп серле бер дөнья — театр дөньясына мәхәббәт тәрбияләү;

3) Укучыларда театр сәнгатенә кызыксынучанлык, артист һөнәренә омтылыш  тәрбияләү.

Җиһазлау:  Театрга багышланган   китап -журналлардан күргәзмә,  Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры турында презентация.

Кичә барышы.

4 а сыйныфы укучылары чыгышы белән башланып китә.                            
8 а сыйныфы укучылары тарафыннан Туфан Миңнуллинның “Кулъяулык” дигән музыкаль драмасыннан өзек күрсәтелә.

Алып баручы:

Бүген искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяга — театр дөньясына керәбез. Нәрсә соң ул театр?

             Без бу сорауга җавапны бөек  шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән әйтер идек:

(шигырь сөйләнә)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр,

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,

Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

Алып баручы:

             Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр — тормышның көзгесе.

            Җөмһүриятебездә бик күп театрлар бар. Шуларның берсе Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры .
2 а.б.
Габдулла Кариев — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе,  тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый

            Ул 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Норлат районы Күлбай Мораса авылында Хәйрулла абый гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Ул шулкадәр зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың «мужик» исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зарифка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый.

1904 елны ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.

Җаекта Г. Кариев татар халык шагыйре Г. Тукай һәм күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китәләр.

Артист Г. Камал әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул, репертуарны киңәйтү нияте белән, төрле язучыларга мөрәҗәгать итә.

1917-1918 елларда Г. Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасы М. Горькийның «Мещаннар», А. Чеховның «Чия бакчасы», М. Фәйзинең «Галиябану» һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.

«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.

Кызганычка каршы, Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул 1920 елның 28 гыйнварында Казанда тиф авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша.

3а.б.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006). Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле (реж. – Ф. Хәбибуллин), 1988 елның 25-нче февралендә куела.

1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә (Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Карары, № 464, 04. 11. 91). Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният сарайларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда Татарстан Республикасы Президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә .

2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә.

4 а.б.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы

Алып баручы:

Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Юбилей. Яраткан театрыбызга 25 яшь тулды.

            Ә хәзер сүзне хөрмәтле кунакларыбызга бирербез. Үзегез белән таныштырып китсәгез иде. (Кунакларга сүз бирелә)

Сораулар.

Безнең гимназиябездә күп еллар инде “Ак каурый” дигән түгәрәк эшләп килә. Бу түгәрәкләрдә без әсәрләрдән өзекләр әзерлибез. Призлы урыннарыбыз да күп. Сез мәктәп елларында нинди түгәрәкләргә йөрдегез?
Артист булуга нәрсә этәргеч бирде?
Иң беренче ролегез турында сөйләсәгез иде.
Сезнең иң яраткан ролегез нинди?
Артист булу өчен әдәбияттан башка, тагын нинди фәннәрне яхшы белергә кирәк? Кайсы югары уку йортларында укырга мөмкин?
Сез үз эшегездән канәгатьме?

Йомгаклау.

Театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Моның шулай булуына артистларның, режиссерларның иҗатларын, театр тарихын өйрәнгәч, тагын бер тапкыр ышанасың. Бер очрашуда гына театр турында бөтенесен дә сөйләшеп бетереп булмый. Без  алга таба да театр турында өйрәнүебезне дәвам итәчәкбез.

            Хөрмәтле кунаклар, шушындый матур, эчтәлекле очрашу үткәргән өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә саулык – сәламәтлек, эшегездә уңышлар, бәхет, шатлык телибез.

 

 

 

Категория: Сыйныфтан тыш чаралар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 1767 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar