Главная » Файлы » Имтиханнар

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсияләр
09.09.2014, 08:27

  С 1

    Исәнме, Рамил. Сиңа дустың Саша хат яза. Синең  хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә хәзер сиңа җавап хаты язарга булдым.

   Син миннән ниләр эшлисең, хәлләрең ничек дип сорыйсың. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы билгеләренә генә укыйм. Дәресләрдән соң спорт түгәрәгенә  йөрим, өстәмә дәресләрдә имтиханнарга әзерләнәм. Тиздән укулар да тәмамланыр, һәм алдыбызда бер сорау торыр: кем булырга, кая укырга керергә. Миңа калса, мин үземнең һөнәремнә инде сайладым. Кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланам. Бу хыялым тормышка ашсын өчен, мин Кадет мәктәбенә укырга кердем. Мәктәбебездә иртәмне зарядка ясау белән башлыйм, турникта тартылам, гантельләр күтәрәм, кулымда идәннән күтәреләм, озак итеп башымда торам. Айкидо дигән спорт төре белән дә шөгыльләнәм. Хәрби кешеләр җитди, төгәл, түземле, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле ихтыярлы булырга тиеш. Мин үземдә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Төрле спорт һәм хәрби төрләр буенча ярышларынды катнашам, призлы урыннар алам.

   Минем әтием дә хәрби булган.” Ватанны саклау − һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең иң изге бурычы”, -ди ул. Мин үземә йөкләнгән бу бурычны төгәл үтәрмен дип уйлыйм. Безнең күгебез гел аяз, чишмә суларыбыз саф, аналарның йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен, минем хәрби буласым килә.

   Дустым, син киләчәктә кем булырга телисең? Әти-әниең, туганнарың кем булып эшлиләр, алар сиңа нинди киңәшләр бирәләр? Сиңа нинди һөнәрләр ошый? Барысы турында яз.

   Менә шуның белән  хатым тәмам. Сау бул! Синнән хат көтеп калам. Дустың Саша.

Бөгелмә шәһәре,11нче гыйнвар, 2013ел

С 2

 Роман, миңа Казан тарихы турында реферат язар өчен китап кирәк.
Роман, яшь тамашачы театрында кайсы тамаша бара?
Роман, син авыргач, урамга чыкма, бал белән кайнар чәй эч.
Роман, әйдә Татарстан Республикасының милли музеена барыйк әле.
Роман, вакытыңны бушка уздырма.

Категория: Имтиханнар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 410 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
avatar
1 1346000054 • 21:15, 14.12.2015
Диляра ханым, минем эшләремне бастыргансыз бит!
avatar