Главная » Файлы » Минем файллар

Минем педагогик фәлсәфәм
[ Скачать с сервера (12.8 Kb) ] 08.09.2014, 00:50

  Минем педагогик фәлсәфәм

Эссе

 

Урамда, бөтен дөньяны аклыкка төреп, энҗе карлар ява. Мин шул энҗе бөртекләренең очуын күзәтәм, шул кар бөртекләренә утырып мин дә очам, балачак елларым узган туган авылым өстендә очам. Мин үземне кар бөртекләредәй йомшак, җиңел һәм матур итеп тоям; аклыктан, сафлыктан җилкенәм, җилпенәм; ак хыял атлары мине хыял дәрьясына, уйлар дөньясына куя.

Мин миңа белем биргән, олы тормышка юл күрсәткән мәктәбемә очып кундым. Күңелемдә мәңгелеккә уелып калган укытучыларымны – Флера һәм Венера апаларымны эзлим.

        Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Күңелләргә матур сүзләр язучы, сукмак салучы һөнәр ияләре – укытучыларым, сезне сагынып кайттым мин. Сезнең белән иркенләп утырып, укытучы һөнәре турында сөйләшәсем, хезмәттәшләр буларак фикерләшәсем килә.

        Әйе, мин дә укытучы. Безнең эш җиңел түгел. Аны минут белән дә, сәгать белән дә үлчәп булмый. Эшебезнең нәтиҗәсен күрер өчен озак еллар үтә. Мәшәкатьле дә, борчулы да, кызыклы да дөнья ул – мәктәп дөньясы.  Яратам, бик яратам мин бу дөньяны! Дәрес бара. Миңа дистәләгән күзләр төбәлгән. Аларның карашында белемгә омтылыш та, җылы сүзгә ихтыяҗ да, теләктәшлек тә күрәм. “Акыллым, син булдырасың; матурым, фикерләрең бик матур; молодец, дөрес язгансың...”, - дигән мактау сүзләре яудырам, укучыларымны тагы да тырышып эшләргә этәрәм, уңышларына чын күңелемнән шатланам. Мин – укытучы!

        Венера апа сездәге матур сыйфатларны өлге итеп алырга тырышам мин. Флера апа, хәтерлисезме,татар әдәбияты дәресләрендә Сез безгә сәнгать әһелләре, театр дөньясы турында сөйли идегез. Бергәләп Казанга спектакль карарга барганыбыз да хәтердә. Ай, ул искиткеч матур мизгелләр...  Күңел түренә матур хатирә булып уелган вакыйга ул. Мин дә үз укучыларымны сәнгать дөньясына якынайтырга тырышам. Без бергәләп – укучылар, әти – әниләр – Г. Камал исемендәге театрга , Муса Җәлил исеменләге опера һәм балет театрына йөрибез. Мәктәп еллары белем алу белән генә түгел, дәрестән тыш чаралар белән күңелгә уела. Мин – тәрбияче!

        Уйлар, уйлар... Кар бөртекләредәй оча, очырта. Яныма кызым – Лилиям  килеп баскан. Миңа карап елмая. Елмай, кызым, елмай! Сиңа карап мин дә елмаям. Бәхетле бул, балам. Алда сине аклык, сафлык көтсен! Күңелең кар бөртекләредәй җиңел, матур булсын. Мин – ана!

        Авылыма – Айбашыма алып кайтым килүегез, сөекле укытучыларым белән очраштыруыгыз, матур хатирәләремә кагылуыгыз, уйландыруыгыз, моңландыруыгыз өчен рәхмәт.

Кышкы ап-ак урамнар буйлап кешеләр атлый. Һәрберсенең үз язмышы, үз мәшәкатьләре, үз гамьнәре. Алар арасында төрле хезмәт ияләре; илһамланып янган иҗат әһелләре, талантлы белгечләр, гомумән, һәр эштә эшләренең осталары... .

Ирексездән күңелемә Хәсән Туфанның шигырь юлы килә:

Талантлы син, Кеше туганым!

Мин – кеше!

 
Категория: Минем файллар | Добавил: Dilyara
Просмотров: 610 | Загрузок: 41 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar